Сөт елгалары кемдә, ничек ага?
21 февраль көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек тармагында куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды.
Сөйләшү алдыннан гыйнвар аенда хуҗалыклар арасында үткәрелгән рейтингта беренче урынга чыккан җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Фәсхетдиновка мактаулы күчмә приз – Ат сыны бирелсә, шул ук ширкәтнең алдынгы терлекчеләренә Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мисал өчен, бу көнне ширкәтнең сыер савучылары Алсу Хәсәнова белән Хәтирә Шәкүрова районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм 55 яшьлек юбилейлары уңаеннан Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнсәләр, шулай ук сыер савучы Энҗе Гыйльметдинова терлекчелек тармагында куйган намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Алан авылы мәдәният йортында узган киңәшмәнең пленар өлешендә терлекчелек темасын яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, идарәнең нәсел эше буенча белгече Резеда Фәрхуллина, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Таң” ширкәте баш агрономы Гөлүс Зәйнетдинов, җаваплылыгы чикләнгән Алан” ширкәте җитәкчесе Алмаз Хәбиров, ширкәтнең баш инженеры Шәүкәт Котдусов чыгыш ясады.
Моннан тыш, киңәшмәдә язгы кыр эшләренә әзерлек, башлыча, техника ремонты, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары юнәтү һәм минераль ашламалар, сыйфатлы симәнә әзерләү турында сөйләшенде.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтенең күптән түгел генә 110 яшь бозауга исәпләнеп төзелгән бозаулар торагында һәм ремонт остаханәсендә үтте. Объектлардагы эшнең барышы белән ширкәтнең баш зоотехнигы Айдар Кәримов һәм баш инженер Шәүкәт Котдусов таныштырды.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев