Сөт елгалары мул ага
“Алан” ширкәте хезмәтчәннәре сөт җитештерүдә район буенча абсолют лидер. Быел алар агымдагы елның тугыз аенда 4419 центнер сөт савып алуга ирештеләр. Шуның 40377 центнеры дәүләткә сатылган.
Бер сыердан савып алынган сөтнең күләме 6596 килограмм тәшкил итә. Ширкәтнең сөт елгаларын баетуда Әлфия Фәсхиева, Венера Биккинина, Нәсимә Шаһимәрдәнова, Гөлия Сәйфетдинова, Роза Газизова һәм Фәния Гайнуллина зур көч куя. Болар хуҗалыктагы 22 савымчының иң-иңнәре, югары күрсәткечкә ирешеп эшләүчеләре. Быелның тугыз аенда Әлфия белән Венера һәр сыердан 7765, Нәсимә белән Гөлия - 7575, Роза белән Фәния 7303 килограмм сөт савып алуга ирешкәннәр. Шулай ук биредә яшь бозаулардан (ике айга кадәр) 832 грамм тәүлеклек үсеш алып эшләүче Гөлия Ганиева белән 827 грамм үсештә Гөлгенә Гыйльфанованың да хезмәте бары мактауга лаек. Алга таба да терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру планлаштырыла. Әлеге максаттан, быел июльдә ширкәт базасында хуҗалык хисабына һәм банклардан алыначак кредитларга саву залы булган, бер мең башка исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә башлады. Шулай ук Күкчә фермасы янәшәсендә 200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән механикалаштырылган терлек симертү мәйданчыгы төзелүен әйтеп үтәргә кирәк.
Фәнил Нигматҗанов
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев