Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табиб - эпизоотолог

Әнәс Шәймәрдановның югары уку йортын тәмамлап, район ветеринария берләшмәсендә эшли башлаганына озак вакыт үтмәде әле. Шулай булса да, ул үзенең тырыш хезмәте белән район халкы, хезмәттәшләре алдында ышаныч яуларга өлгерде инде.

Ул күмәк, фермер һәм шәхси хуҗалыкларда язгы, көзге профилактик чаралар үткәрүгә, йогышлы авырулар булдырмый калуга җаваплы белгеч, ягъни табиб-эпизоотолог. Әлеге юнәлеш буенча ул берләшмә җитәкчесенең урынбасары. - Аңа төгәллек, пөхтәлек хас. Болар профилактик чаралар үткәргәндә һәм хисап итеп язганда кирәк сыйфатлар. Әнәс әлегедәй эшләрне зур бирелгәнлек белән башкара, - ди берләшмә җитәкчесе Илгизәр Гарипов. Шунысы игътибарга лаек, Әнәснең институтта бергә белем алган хәләл җефете Олеся да берләшмәдә хезмәт куя, ветеринария аптекасында дарулар, төрле кирәк-ярак белән сәүдә итә.

Фәнил Нигъмәтҗанов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев