«Татарстан Республикасының Атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирелде
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгының 2025 ел эш нәтиҗәләре буенча еллык коллегия утырышы узды.
ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашкан чарада Теләче районыннан да 11 кешедән торган делегация катнашты.

Ел нәтиҗәләре буенча алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. "М.Х.Низамов" исемендәге крестьян фермер хуҗалыгы агрономы Фаил Фәесхан улы Фәсхиевка "Татарстан Республикасының Атказанган агрономы" дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев