«Теләче информ» мәгълүмат үзәге «Елларым - минем байлыгым» дип исемләнгән ачык онлайн – бәйге игълан итә
«Теләче информ» мәгълүмат үзәге Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Елларым - минем байлыгым» дип исемләнгән ачык онлайн – бәйге игълан итә. Бәйге өлкән буын кешеләренең ялын кызыклы итеп оештыруга, үзешчән башкаручыларны, декоратив-гамәли иҗат осталарын ачыклауга юнәлдерелгән.
Конкурста коллективлар да, аерым башкаручылар да катнаша ала. Катнашучыларның яше: хатын — кызлар-55 яшьтән, ирләр-60 яшьтән.
Бәйгегә эшләрне түбәндәге номинацияләрдә тәкъдим итәргә мөмкин: "Вокал” (соло, дуэт яки ансамбль), “Нәфис сүз», «Декоратив-гамәли иҗат». Конкурста катнашу өчен иҗади эшләр 2022 елның 12 сентябреннән 3 октябренә кадәр кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон номерыбыз: 89393967641. Электрон адрес: tulinf@rambler.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев