Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теләченең балалар бакчасында экология буенча республикакүләм семинар узды

Бүгенге көндә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында төп белем бирүдән тыш, өстәмә белем бирү юнәлешләре буенча максатчан эш алып барыла.

Милли тәрбия бирү, авыл хуҗалыгы тармакларын мәктәпкәчә яшьтән үк өйрәтүгә юнәлдерелгән “Агро” юнәлеше,  балалар бакчасында работотехника өйрәнү проектлары, экологик юнәлеш проектлары уңышлы эшләп килә. Ахыргысы исә, бакчабызны районыбызның башка бакчаларыннан аерып торганыдыр мөгаен.

  Кышкы айларда тәрәзә төпләрендә гөлләр, иртә яздан яшелчә,  җиләк- җимеш үсентеләре үстерү серләренә төшенү, экологик сукмакта эшчәнлек алып бару, экологик марафоннарда катнашу педагогларыбыз, әти – әниләр һәм балаларыбызның яшәү рәвешенә кереп бара. Бергәләп төрледән төрле акцияләр, бәйгеләрдә катнашып яңа тәҗрибәләр туплыйбыз. Нинди генә өлкәдә эш алып барсаң да,  яңа алымнар кулланып эшләү  бүгенге заман таләбе. Шул уңайдан 11 апрель көнне Теләченең балалар бакчасы базасында “Эзләнү һәм иҗат аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү” темасына тәрбиячеләр өчен республикакүләм семинар узды.

Семинарда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгечләре, Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Сәетова А.Н. һәм Саба, Теләче районнары балалар бакчаларыннан килгән педагоглар катнашты. “Балалар – безнең тормышыбыз гөлләре” биюе җир-анага, үсемлекләргә игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуы хакында уйландырса, кечкенәләр төркеме тәкъдим иткән “Балалар, табигатьне саклау безнең бурыч” дип исемләнгән  чыгышлары әйтерсең лә  табигатьне сакларга кирәклеге турында тагын бер кат чаң сукты. Шулай ук беренче кечкенәләр төркемендә һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Урманны саклыйк” һәм “Нәни бакчачылар остаханәсенә сәяхәт” дип исемләнгән шогыль күрсәтте.

Экологик юнәлештә эш алып барган тәрбиячеләрнең үз тәҗрибәләрен уртаклашып чыгыш ясаулары да һәркемнең күңеленә хуш килде.

  Бакчабызда нинди генә бәйрәм чарасы үткәрелсә дә, без аны экологик юнәлештә дә тәрбия бирерлек итеп уздырырга тырышабыз. Әйтик балаларыбыз тарафыннан  инглиз телендә сәхнәләштерелгән әкияттә, ”Җәйнең бер көне” исемле фольклор күренешләрендә экология, туган як табигатенә хозурлану, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау кебек төшенчәләрне калку гәүдәләндерергә тырыштык.  Педагогларыбыз тарафыннан куелган максатлар үтәлеп, балаларыбыз һәм алардан соң килгән буын җир анага рәхмәтле, шәфкатьле булуларына ышаныйк.

            Алисә Дәүләтшина,Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев