Теләче 2нче балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлек
Теләче 2нче балалар бакчасында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү эшен системалаштыру, балаларның һөнәрләр дөньясы турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан, «Әти-әнием һөнәре» проекты тормышка ашырыла.
Бу атнада әлеге проект кысаларында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары төркемдәшләренең әтиләре Бәдриев З., Гайнуллин И., Фәтхуллин А. һәм Авхаров И. белән очраштылар. Алар балаларга үз һөнәрләре турында сөйләделәр һәм кызыклы презентацияләр күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев