Тик сау булса гына туган телең – син үзең бар һәм бар синең илең
Теләче җирлекара китапханәсе туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан китап укучылар өчен даими бәйгеләр, акцияләр, флешмоблар үткәреп тора.
Әлеге бәйгеләрнең дәвамы буларак, 2022 елның 22 мартыннан – 22 декабренә кадәр китапханә тарафыннан төбәк тарихын, җирле атамаларны, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, һөнәрчелекне яктыртучы әдәби әсәрләр иҗат итү буенча “Бай мираслы Теләчем” бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге бәйгедә барлыгы 13 яшьтән 83 яшькә кадәр 43 кеше катнашты, аның нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләр билгеләнде:
“Изге эшләр дәвам итә оныкларда” номинациясе җиңүчесе Алан авылыннан Диана Гайнуллина;
“Велик и словен нам народ” номинациясе җиңүчесе Шармаш авылыннан Зоя Артомонова;
“Шәхесләр белән данлы син” номинациясе җиңүчесе Олы Мишәдән Рузалия Газизова;
“Могҗизалы туган як” номинациясендә Айдар авылыннан Рушания Насыбуллина;
“Иң милли һөнәри әсәр” номинациясендә Теләче үзәк китапханәсеннән Гөлшат Яхина;
“Иң тарихи документаль әсәр” җиңүчеләре: Олы Мишә авылыннан Фаягөл Фатхуллина, Балыклы авылыннан Әминә Сафиуллина, Субаш авылыннан Зоя Павлова;
“Бай һәм матур минем туган җирем” номинациясе җиңүчеләре Дамира Миннебаева, Венера Сахапова, Суфия Хасаншиналар билгеләнде.
2023 елның 3 февралендә танылган якташ язучыбыз, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулды. Татар әдәбиятының горурлыгы булган – Фатих Хөсни мәңге яши, бүген дә аның әсәрләрен китап укучыларыбыз яратып укый, онытмый, ул халкыбыз күңелендә. Агымдагы елның 16 январеннан 15 феврале аралыгында районыбызда “Фатих Хөсни укулары” әдәби марафоны ягъни аның әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укучылар өчен онлайн-акция игълан ителгән иде. Бу марафонда барлыгы язучының төрле әсәрләренән өзекләрне 61 кеше сәнгатьле итеп укыды. Китапханәчеләребез язучыга булган олы ихтирам хисләрен массакүләм чаралар аша яшь буынга тапшырып калдырырга тырышалар. Бәйге кысаларында үткәрелгән чараларның иң-иңнәре социаль челтәрләрдә яктыртылып барылды.
Халыкара Туган телләр көне уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән “Тик сау булса гына туган телең – Син үзең бар һәм бар синең илең” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәдә әлеге бәйгеләрдә җиңү яулаган райондашларыбыз бүләкләнделәр. Кичә районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкипович, җитәкчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, туган телебезгә гашыйк укучыларыбыз катнашында узды. Чараны ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне шигъри юллар аша районыбызның иң оста сүз осталары, үзләренең аһәңле, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үзешчәннәребез бизәде.
Китапханә хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән әлеге кичә чын мәгънәсендә рухи азык бирде, күңелләрдә туган телебезгә карата тагын бер кат мәхәббәт уятты.
Гөлшат Яхина, Теләче үзәк китапханәсе китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев