2 март 2023 яңалыклары
-
Беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр
Шәткенең «Гром» хоккей командасы, Саба районының Явлаштау авылында, Ризванов Тахир истәлегенә үткәрелгән хоккей ярышында катнашып 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
-
КҮЗЛӘРГӘ ФАЙДАЛЫ
2 кишерне эре угычтан уарга, кабыгы чистартылган 1 лимонны вак итеп турарга, 1 стакан бал кушып, яхшылап болгатырга.
-
Төзелеш эшләре бара
Бүгенге көндә, республика программасы кысаларында, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә зур төзелеш эшләре бара.
-
Дүрт көнлек эш атнасы көтә
Март аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә – 8 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган көн, дип искәртте Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт (Роструд). 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
-
Гүзәл затларыбыз өчен
7 март көнне Теләче мәдәният йортында 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә узачак.
-
Талантлы яшьләребез белән горурланыйк!
24 февраль көнне - Олы Мишә авылы мәдәният йортында, 25 февральдә - Аланда “Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән яшьләр иҗаты фестиваленең чираттагы концертлары узды.
-
Кайбер азык-төлеккә бәяләр кимегән
Татарстанда, узган елның гыйнвары белән чагыштырганда, кайбер азык-төлеккә бәя төшкән. Мәсәлән, он һәм карабодай. Макарон һәм икмәк пешерү әйберләренә бәяләрнең еллык артуы акрынайган.
-
Тик сау булса гына туган телең – син үзең бар һәм бар синең илең
Теләче җирлекара китапханәсе туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан китап укучылар өчен даими бәйгеләр, акцияләр, флешмоблар үткәреп тора.