Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Саурыш авылында «Зирәклек һәм хөрмәт көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды

1октябрь - зирәклек, игелек һәм хөрмәт -Халыкара өлкәннәр көне. Шул уңайдан Теләче мәдәният йорты хзешчәннәре, Түбән Саурыш авылында, «Зирәклек һәм хөрмәт көне» дип исемләнгән бәйрәм концерты уздырды.

Бу көнне авылның өлкән буын кешеләре җыелды. Алар лаеклы ялда булсалар да ,  көчле булып, актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруларын дәвам итәләр. Алар хөрмәтенә матур җырлар, дәртле биюләр, шигырьләр,баянда инструменталь көйләр башкарылды.Күпьеллык хезмәтләре, авыл үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Өлкәннәр көне - бердәмлек һәм өзлексезлек, вакытның бөтенлеге символы. Өлкән буын турында кайгырту һәм саклау, һәр очрашуны кадерләү, гамәлләр һәм сүзләр белән ярдәм итү - һәр кешенең бурычы.

Рәзилә Хәкимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев