«Түгәрәк уен + Блогерлар сабан туе» (фотолар)
854
0
Кичә, Баландыш авылында, дүртенче тапкыр “ Түгәрәк уен + Блогерлар сабан туе” дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды.
Бәйрәм кунаклары һәм блогерлар уен-ярышларда катнашып үз күңелен күрде. Бәйрәм чарасын Караширмә, Олы Мишә, Иске Карабаян, Түбән Саурыш, Баландыш авылллары һәм Арча районыннан килгән фольклор коллективлар бизәде.
Чарабызда зур кунаклар – район башлыгы Айрат Фатхуллин, «ТАТМЕДИА» республика массакүләи мәгьлүмат чаралары җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Теләче якташлар җәмгыяте рәисе Ирек Даутовлар катнашты.
- Бүген менә районыбызда, чын мәгьнәсендә зур бәйрәм. Инде дүртенче ел җыелабыз шушы җыенга. Бик зур рәхмәт оештыручыларга, иганәчеләргә, – диде район башлыгы чараны ачып җибәреп.
Бәйрәм чарасын Татарстан Республикасының халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова һәм райондашыбыз Гөлүс Хәбибрахманов матур җырлары белән бизәде.
Шулай ук, бәйрәмдә «Теләче» район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Ә иң төп приз – «Шифалы су» шифаханәсенә ике кешелек юллама Кече Нырсы авылыннан Лидия Кузьминага чыкты.
Барлык иганәчеләребезгә, безнең бәйрәм чарасын матур җыр-биюләре белән бизәгән җырчыларыбызга, катнашкан барлык бәйрәм кунакларына, Баландыш авыл җирлегенә зур рәхмәтләребезне белдерәбез!
Бәйрәм хакында тулырак район газетасыннан укып, таныша аласыз.
Зөлфия Ибраһимова.
Илнур Валиуллин фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев