Моңлы былбыл
Район яңалыклары

Моңлы былбыл

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында якташыбыз, татар халкының сөекле җырчысы Таһир Якупов исемендәге Бөтенроссия җыр фестивале - бәйгесенең моңлы - гармунлы гала - концерты булып үтте.

Анда фестиваль - бәйге җиңүчеләре белән беррәттән, якташларыбыз, республиканың Халык артисты Рәсим Низамов, республиканың Атказанган артисты Алинә Сафиуллина, республиканың Халык артистлары -  Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәхретдинова, җырчылар Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһ, Сөмбел Билалова, Нурзадә, республиканың Халык артисты Илсаф һәм башкалар катнашты.

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле

Таһир аганың үзе кебек затлы, моңлы тамаша район балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Сюрприз” бию төркеменең (җитәкчесе - Ләйлә Касыймова) шаян биюе белән башланып китте. Концерт - тамашаны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова билгеләп үткәнчә,  фестивальдә җәмгысе 600 дән артык, быел 160 җырчы катнашкан. Бәйгедә катнашучыларның яше 12 яшьтән - 86 яшькәчә.

Иске Җөри авылы мәдәният йортында старт алган һәм дүртенче тапкыр үткәрелгән фестиваль - бәйгенең лауреатларын (алар җәмгысе - унау) һәм Гран - При иясен - Руслан Кәбировны Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин тәбрикләде.

Моннан тыш, ул фестиваль - бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе, “Китап” милли радиосы баш мөхәррире  Алмаз  Миргаязов белән фестиваль - бәйгенең генераль продюсеры, композитор Җәүдәт Гыйльмановка “Теләче районы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды. Өч сәгатькә сузылган концертта Таһир Якупов репертуарында булган җырлар башкарылды. 

Район башлыгы Айрат Фатхуллин бәйгене оештыручылар   Алмаз  Миргаязов һәм  Җәүдәт Гыйльманов белән

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.


Нет комментариев