Урамнарны чүпләмик!
Күпсанлы өмәләр үткәрә-үткәрә, авыл урамнарын, юл буйларын, Сабан туе мәйданнарын, башка урыннарны чистартабыз, берничә көннән үк инде анда тагын чүп пәйда була.
Даими үткәрелгән рейдларның, аңлату эшләренең, матурлык бәйгеләренең нәтиҗәсе юк түгел. Хәзер авылларда күпләр капка төпләрен гөлбакчага әйләндерә, матур итеп клумбалар ясый. Шул ук вакытта җәй буена капка төбенә бер тапкыр себерке тидермәгән хуҗалыклар да бар. Бөтен кешене дә бер калыпка салырга ярамый һәм салып та булмый. Райондашлар, әйдәгез, бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итик, урамнарын чүпләмик! Бигрәк тә, менә хәзер, бәйрәм алдыннан, капка- төпләрен тагы бер кат чистартыйк, үләннәрне чабыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев