Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ураза – тота алу зур нигъмәт

24 март көнне “Хәкимова” шәхси предприятисенә караган “Маяк” кафесында быелгы тәүге районкүләм Ифтар мәҗлесе булып үтте.

Шәхси эшмәкәрләр иганәсенә үткәрелгән чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, өлкән буын вәкилләре катнашты. Районыбыз мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җитәкчелегендә узган мәҗлестә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Диния Назәрәте Рәисе, мөфтиенең мөхтәсибәтләр (территорияләр) буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров катнашты һәм чыгыш ясады. Тәүге ифтарда якташыбыз, районыбызның беренче башлыгы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин катнашты. 

Иң элек мәҗлескә килүчеләрне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм изге Рамазан ае белән котлады. Ул үзенең чыгышында чакыруга битараф калмыйча, бердәм булып ифтарга  килүчеләргә рәхмәт белдерде. 
Катлаулы заманның бүгенге шартларында мондый очрашулар яшь буынга рухи, дини тәрбия бирү юнәлешендә матур, ышанычлы бер адым. Тоткан уразаларыбызның әҗере буларак елларыбыз имин,  игенле, икмәкле булсын иде. Әлегә һава торышы безнең файдага эшли: кар әкренләп эри, җиргә дә ипләп кенә сеңә бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә механизаторлар соңгы әзерлек эшләре алып баралар, бу көннәрдә техник караулар уза.  Өстәвенә, бүген күңелне ымсындырып  районыбыз өстеннән кыр казлары очып үтте. Кыскасы, күңел яхшыга өметләнә, - диде ул.
Равил хәзрәт Зөфәров исә Изге Рамазан аеның саваплы, кешеләрне бер-берсенә якынайтучы, дуслаштыручы, әдәп-әхлакка өйрәтүче ай икәнен билгеләп үтте.“Нәкъ менә шушы айда иганәчелек, якыннарыбызга мәхәббәт һәм теләктәшлек фикере үткәрелә дә инде.  Ураза тота алу саулык-сәламәтлек дигән сүз. Ә саулык ул  үзе зур нигъмәт, - диде ул уразаның зур тәрбияви әһәмиятенә басым ясап.
Тәүге районкүләм ифтар турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев