Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Урманнарны саклыйк” Бөтенроссия акциясенә Алан авыл җирлеге дә кушылды

Бу көннәрдә Алан авылында агач утырту чарасы узды.

– Без күптәннән инде әлеге ял итү мәйданын төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен башладык, — ди Алан авылы җирлеге башлыгы Булат Хасанов. – Әлеге урын тагын да матурланыр, ә утыртылган агачлар биредә яшәүчеләрне күп еллар сөендереп торыр дип өметләнәбез. Без катнашучыларның барысына да урманнарнны саклауга һәм арттыруга өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Акция кысаларында утыртылган агачларның барысы да безнең контрольдә булачак. 

Хәтерләсәгез, алар бу 80 төп агачны  тирә-якны төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча узган район бәйгесендә катнашып отканнар иде. (иганәчебез - Ленин урман хуҗалыгы җитәкчелегенә тагы бер кат рәхмәтебезне җиткерәбез!) Һәркем яшәгән төбәген матурлауга, яшелләндерүгә өлеш кертергә омтыла. Шул рәвешле җирлегебездәге урамнарны яшелләндерү юнәлешендә күмәк көч белән елның-елында күләмле эшләр алып барыла. 

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев