Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзәк авылы үзешчәннәре имтихан тотты

Үзәк авылы мәдәният каршында эшләүче берләшмәләр отчёт концертларын, хәйрия чарасы итеп , 31 март көнне үткәрделәр.

Тамаша көндез куюлуга карамастан, чыгыш ясаучыларны алкышларга халык зал тутырып килгән иде.Чарада берләшмәләрнең коллектив чыгышлары күп булуы аеруча сөенечле. Балаларның "Звездочки",  өлкәннәрнең "Нур", "Березка",  "Чулпылар, "Хәзинә",  егетләрнең "Бөркетләр" вокаль ансамбльләре, "Рухият" вокаль-инструменталь,  балаларның "Сәйлән"  фольклор ансамбле, күп еллар дәвамында эшләп килүче "Асылташлар", "Ак калфак" бию коллективлары,  һәм әлбәттә керәшен һәм тадҗик  дусларыбызның фольклор ансамбльләре чыгышын әйтеп китмичә мөмкин түгел. Җырчылардан Финарис Сафиуллин, Ранис Гатауллин белән беррәттән, нәфис сүз берләшмәсенә йөрүчеләрнең чыгышлары алкышларга күмелде. Гомүмән, изге эшкә ниятләнгән бу чара, яхшы әзерлек белән оештырылган иде, - дип хәбәр итте безгә, район мәдәният йорты методисты Зөлфия Мәхмүтова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев