Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәтерсезлеккә сылтамыйк!

Узган елның 21 гыйнварында Саба районының Иске Икшермә һәм Килдебәк юлының 11+500 нче чакрымында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә “ВАЗ - 211440” автомобиле йөртүченең салондагы алты айлык сабые, хатынының 74 яшьлек әнисе шунда ук һәлак була. Хатыны исә авыр хәлдә Арча районы хастаханәсенә озатыла.

Шунысы игътибарга лаек, һәлакәт вакытында арткы утыргычта утырган хатын да, аның әнисе дә саклык каешларын эләктермәгән булалар. Алты айлык сабый исә авария вакытында креслода утырса да, тиешенчә беркетелмәгән була. Ә каршыга килгән һәм “маңгайга - маңгай” бәрелешкән “КИА” автомобиле йөртүчесе саклык каешларын эләктергәнгә күрә, минималь дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре ала, сәламәтлегенә җитди зыян килми. Һәлакәт “ВАЗ - 211440” автомобилен идарә иткән 25 яшьлек ир-егетнең һава шартларын исәпкә алмыйча, югары тизлектә баруы аркасында килеп чыга. Ул бер машинаны узганнан соң, үз полосасына кире кайтмый, юлны кардан чистартучы “КамАЗ”ны узып китмәкче була, әмма махсус техника кузгаткан кар өермәсендә күз күреме кими. Нәтиҗәдә, каршысына килүче “КИА” автомобиле белән бәрелешә. Бу очракта “ВАЗ - 211440” машинасында арткы утыргычта утыручылар саклык каешларын эләктерүгә җавапсыз караган. Автомобильдә иминлек җайланмалары бар икән, аны йөртүче дә, пассажир да кулланырга тиеш. Ни кызганыч, күпчелек йөртүчеләр һәм пассажирлар аны куеп тормый. 2021 елның 1 февралендә Арча - Теләче юлының 30+30 чакрымында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтендә Арча ягыннан килүче “ВАЗ - 211440” автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сакламыйча, РФ Юл йөрү йөрү кагыйдәләренең 9.1, 10,1 пунктларын бозып, каршы як полосага чыга һәм шул як полосадан килүче “ВАЗ - 211440” автомобиле белән бәрелешә. Бу сәбәпле, ул үз полосасыннан барган “ВАЗ - 211440” автомобиле каршы як полосага этелеп чыгарыла. Аңа Арча ягыннан килүче “Фольксваген - Пассат” автомобиле килеп бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә Теләче ягыннан килгән “ВАЗ - 211440” автомобиле йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып Арча районы үзәк хастаханәсендә озатыла. Сөенечкә булсын, саклык каешларын эләктергән булу сәбәпле, ул җиңелчә генә җәрәхәтләр ала. Бер ел элек булган юл-транспорт һаләкәтләрен искә төшереп язуыбыз тикмәгә түгел. Чөнки юлтранспорт һәлакәтләре вакытында саклык каешлары йөртүченең һәм алгы утыргычтагы пассажирның үлү һәм җәрәхәт алу очракларын - 50% ка, ә арткы утыргычтагы пассажирларныкын - 25%ка киметә. Юл кырыена тәгәрәү вакытында саклык каешы исән калу ихтималын биш тапкырга арттыра. Республика юлларындагы киеренкелекне киметү максатыннан быел, 11 июльдән 10 августка кадәр “Саклык каешы” дип исемләнгән профилактик акция узды. Айлык барышында 31 меңнән артык юл йөрү кагыйдәсен бозучы ачыкланган һәм аларга административ чара күрелгән. Агымдагы елда әлеге төр кагыйдәне районда 186 йөртүче бозган. Шуның 53е акция вакытында ачыкланган. Күпчелек саклык каеш куймау сәбәбен хәтерсезлектән күрә. Исегезгә төшерәбез, әлеге төр кагыйдәне бозучыларга Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексының 12.6 маддәсе нигезендә 1 мең сум штраф түләттерү карала. Штрафтан битәр, саклык каешларын куйган очракта сәламәтлегебез, гомеребез сакланып калуын онытмыйк! Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлекчәсе хезмәткәрләре барлык автомобиль йөртүчеләрне һәм пассажирларны саклык каешларын куеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә чакыра.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев