Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Филүзә Сәгъдиева: «Хезмәтемне яратам!»

Таныш булыгыз - Филүзә ханым Сәгъдиева - Теләченең Урта Мишә авылы клубы мөдире. Филүзә ханым шушы авыл кешесе. 40 елга якын шушы авыл клубында эшли. Олы абыйсы Фаил Баландышта, икенче абыйсы Индүс үз авылларында мәдәният йортында эшләгән аның. Апасы Филия бик матур җырлый. Кечкенәдән алар белән җырлап-биеп, сәнгатькә тартылып үсә кечкенә Филүзә.

1987 елда үзе дә  авыл клубына мөдир итеп билгеләнә. Читтән торып, Алабуга мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Хатын-кыз бәхете өчен күп кирәкмени? Миңа калса, кайвакыт бик аз. Көндәлек өй мәшәкатьләрен­нән арынып, матур күлмәк киеп, яраткан эшеңә барып кайту да җитә кайчак.

 

  • Курка курка алынганым хәтеремдә бу эшкә. Яшь вакыт. Клуб та бик иске иде. 1995 елда Баландыш совхозы директоры Фәрхат абый Бурганов шушы яңа клубны салдырды. Хезмәтемне бик яратам. Эшли башлаган елларны халык бик күп иде. Бигрәк тә  күңелле үтә иде бәйрәмнәр. Хәзер инде, бергә – бергә, гаилә белән эшлибез. Тормыш иптәшем Фидаил гармунда уйный, җырлый да.  Улыбыз  Салават та кечкенәдән сәхнәдә. Авылыбыз кечкенә булса да төрле чараларны, күңелле, халыкка ошый торган итеп, оештырырга тырышабыз. Урта буын белән, олырак яшьтәгеләр белән эшлибез. Гармунчылар күп  бездә. Берләшмәгә сигез гармунчы йөри. Яратам хезмәтемне. Исән  сау алга таба да эшләп торырга язсын инде. Китапханәче Гөлфиягә, үзешчәннәребезгә зур рәхмәт!   дип ялкынланып сөйли әңгәмәдәшем. 

“Һәрдаим нәрсә дә булса оештырасыз.  Каян барысына да җитешәсез?» – дим.

– Өеңдә, гаиләңдә тынычлык булгач, җитешәсең. Әгәр дә Фидаил урынында башка бер кеше булган булса, болай күңел биреп эшләп йөри алыр идем микән?  Минем ярты төнгә кадәр эштә югалуыма да, клубка теге кирәк, бу кирәк дип, районга алып чыгып китүемә дә бер авыр сүз әйткәне юк аның. Хәзерге авыл белән моннан егерме биш  элек булган авыл арасында – җир белән күк аермасы. Элек кеше ялындырып тормый иде, бәйрәмнәрдә рәхәтләнеп үз күңелен үзе күрде. Хәзер исә уенга катнашырга кешене тартып та чыгару авыррак, - ди ул.

 

Чыннан да , Урта Мишәдә бәйрәм чаралары бик күңелле уза. Шулай шул, сигез гармунчы булсын әле кечкенә генә авылда! Кайда бар әле ул! Алар үткәргән чаралар эчтәлекле дә, мавыктыргыч һәм һәрбер кешенең йөрәгенә дә үтеп керерлек.  

Авылда 110 кеше яши.  Күпчелекне чыннан да олырак яшьтәгеләр тәшкил итә. Яшь гаиләләр дә бар.  Җәйге ялларда балалары өчен күп чаралар,экскурсияләр оештырыла. Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, корбан ашлары, өлкәннәр көне, Сабан туйлары – кыскасы, бөтен бәйрәмнәрне дә гөрләтеп үткәрәләр. Аеруча Яңа еллар күңелле үтә , клуб гөр килеп тора, диде Филүзә ханым.

Авыл традицияләрен югалтмаган — үз йолаларын саклый, милли бәйрәмнәре бар. Клуб берләшмәләренә йөрүчеләр белән район сәхнәсендә чыгыш ясыйлар, республика дәрәҗәсендәге чараларда, иҗат фестивальләрендә бик теләп катнашалар. Күптән түгел, 55 яшьлеген билгеләп узган, милләт язмышына битараф булмыйча, милли-мәдәни мирасны саклауга күп өлеш керткән Филүзә ханымга алга таба иҗат уңышлары теләп каласы килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев