Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язгы бәйрәм уңаеннан

Бүген, ягъни 4 март көнне, “Ветераннар йорты” бинасында район ветераннар Советының 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган утырышы булып үтте.

 

Ветераннарның башлангыч оешмаларын җитәкләүче, гомумән, ветераннар хәрәкәтендә актив катнашучы  гүзәл затларыбызны район ветераннар Советы рәисе Шамил Борһанов тәбрикләде. Ул үзенең чыгышында ветераннар оешмалары, аерым затлар өчен республика күләмендә бик күп төрле бәйгеләр игълан ителүен хәбәр итеп, аларда актив катнашырга чакырды. Бу уңайдан ул: “Катлаулы бер әйбер дә юк. Фәкать бәйгеләрнең Нигезләмәләрен игьтибар белән укырга, өйрәнергә һәм тәвәккәлләргә генә кирәк. Бу уңышка бер адым дигән сүз. Калганы сезнең белемегездән, сәләтегездән һәм эшне никадәр тиз, төгәл башкаруыгыздан тора,” - дип белдерде.

Азактан ул район ветераннар хрәкәтендә актив катнашкан ветераннарның башлангыч оешмалары җитәкчеләренә Теләче муниципаль районы башлыгының, район ветераннар Советының Рәхмәт хатларын тапшырды. Моннан тыш, өлкән буын вәкилләре арасында үткәрелгән шахмат, шашка, “Татарстан чаңгы юллары - 2022” дип исемләнгән чаңгы ярышларында актив катнашучылар һәм җиңүчеләр район ветераннар Советының Дипломнарына ия булдылар. Ә иң-иңнәр - Барый Хәлилов (Үзәк), Нәсимә Рәхмәтуллина (Казаклар) һәм Әнвәрә Нигъмәтҗанова (Олы Мәтәскә) “Республика ветераннары хәрәкәтендәге активлыгы өчен” медале белән бүләкләнделәр. 

Чарада Теләче авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Мараков катнашты һәм язгы бәйрәм уңаеннан хөрмәтле хатын-кызларыбызга котлауларын җиткерде, өлкәннәребезгә иҗтимагый эшләрендә уңышлар теләде.

Очрашуның икенче өлеше мул сыйлы чәй өстәле артында узды. Өлкәннәребез биредә сыйланып кына калмадылар, Тимершәех Һадиев  уйнаган көйләргә кушылып җырладылар да. Чарада катнашучылар, полиция ветераны Ильяс Нәҗимиев белән ветераннарның Кече Кибәхуҗа башлангыч оешмасы җитәчесе Наилә Мөхәммәдиевалар, 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, хатын-кызларыбыз хөрмәтенә үзләренең яраткан җырларын багышладылар. Әлбәттә, табын күрке,  Флүрә Сөләйманова башкаруындагы  һәм барыбыз да яратып тыңлый, җырлый торган “Әниемә” җыры булды.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев