Зөһрә Рәхмәтуллина - республика бәйгесендә җиңүче!
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең IV сыйныф укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина Туфан Миңнуллин исемендәге республикакүләм конференциясендә "Журналистика "Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә җиңү яулады.
19 март көнне, Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге IX республикакүләм конференция төгәлләнде. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар театр сәнгате, әдәбият, тел, журналистика өлкәләрендә көч сынашты. "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә чыгыш ясаган мәктәбебез укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина үзенең "Мин - блогер!" дигән проектын тәкъдим итте. Проект кысаларында ул: "Вконтакте" челтәрендә мәктәп тормышына, туган төбәгенең танылган шәхесләренә багышланган фото һәм видеоматериаллар тәкъдим иткән иде. Проект конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Жюри Зөһрәнең эшен югары бәяләде һәм иң югары урынга лаек дип тапты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев