Юллар чатында рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казан үзәгендә җиңел автомобиль автобус белән бәрелешеп, шлагбаумны җимергән
Казанның «Кольцо» сәүдә үзәге янында җиңел автомобиль автобус белән бәрелешеп, шлагбаумны җимергән һәм тротуарга килеп кергән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.
-
Питрәчтә йөк машинасы белән авариядә ике кеше һәлак булган
М7 юлындагы әлеге һәлакәттә тагын ике өлкән кеше һәм бала имгәнгән.
-
Җәяүлене бәрдермәскә теләп, Казанда чит ил машинасы йөртүчесе агачка бәрелгән
Җәяүлене бәрдермәскә теләп, Казанда чит ил машинасы йөртүче агачка бәрелгән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итте.
-
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Чаллыда иномарка эстакадага килеп бәрелгән, пассажир тәрәзәдән очып чыккан, дип хәбәр итә социаль челтәрләр.
-
Ирле-хатынлы әгерҗелеләр КамАЗ астында изелеп үлгән
Кичә көндез Удмуртиянең Юськи авылы тирәсендә коточкыч авария була. Җиңел автомобиль белән КамАЗ бәрелешү нәтиҗәсендә “Лада“ автомобиле йөртүчесе һәм аның янәшәсендә утырган пассажир һәлак була. Алар икесе дә – Әгерҗе кешеләре.
-
Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан
Чаллыда исерек машина йөртүче пенсионерны таптаткан һәм бу хатын-кыз үлгән. Юл-транспорт һәлакәте 19 июньдә кичке сәгать унынчы яртыда Муса Җәлил проспектында килеп чыккан. “Шкода Октавиа”ның 43 яшьлек йөртүчесе автостанция тирәсендә светофорның кызыл утына чыгып, “зебра”дан чыгып баручы 65 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Шуннан соң, ул каршы як хәрәкәт юлына чыгып киткән һәм ике автомобиль — “Рено Сандеро” һәм “Судзуки СХ4” белән бәрелешкән.
-
Әлмәттә җитди юл һәлакәтендә "Лада" машинасына ут капкан
Әлмәттә "Лада" машинасына ут капкан юл фаҗигасе видеоязмасы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына килеп иреште.
-
Зәйдә юл һәлакәтендә 9 айлык бала исән калган
Зәй янындагы коточкыч һәлакәттә 9 айлык бала исән калган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә. Алдан агентлык кичә кич Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде.
-
Зәй янында йөк һәм ике җиңел машина бәрелешеп, кешеләр зыян күргән
Татарстанда Зәй янында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Машинасы белән баганага бәрелгән таксист комада ята
Бөгелмәдә машинасы белән баганага бәрелгән 37 яшьлек таксист комада ята. Ир-атның кабыргалары сынган, эче имгәнгән. Беренче дәрәҗәдәге кома, баш мие һәм баш сөяге җәрәхәте булуы ачыкланган. Авария 10 июнь төнге 11ләрдә булган. Советская урамындагы 150нче йорт каршында 14 модельле “Лада” автомобиле (такси) юл читенә төшеп, баганага бәрелгән, дип яза "Татар-информ".
-
Орел янында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унике кеше имгәнгән
Орел янында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унике кеше имгәнгән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте. Агентлык Россия тикшеру комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән, Орел өлкәсенең Орел районында поезд белән пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше кузгатылганын язды.
-
Юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән
Әтнә районында юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә яшь егетнең башы өзелгән
Россиянең Татарстандагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт идарәсе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы карамагына Чаллыда кеше гомерен өзгән юл фаҗигасе фотосурәтләрен тапшырды. Юл фаҗигасендә бер пассажир, чын мәгънәсендә башын югалтып, һәлак булган.
-
Татарстан кызы машинасы белән тукталышта торучы яшүсмерләр өстенә менә (ФОТО, ВИДЕО)
Фаҗига 4 июнь көнне Мәскәүнең Кашир шоссесында килеп чыга. 23 яшьлек Татарстан кызы идарә иткән «Peugeot» автомобиле «FAW» машинасы белән бәрелешә.
-
Күрше районда юл фаҗигасе(Фото)
Фото