Казанның «Кольцо» сәүдә үзәге янында җиңел автомобиль автобус белән бәрелешеп, шлагбаумны җимергән һәм тротуарга килеп кергән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Шаһитлар фикеренчә, авариягә сәбәпче ир-ат исерек килеш рульгә утырган. Шуннан соң ул тиз генә автомобильдән чыгып, качып китәргә омтылган. Әмма шул тирәдә булган Росгвардия хезмәткәре аның юлына аркылы төшкән.


Нет комментариев