Юллар чатында рубрикасы буенча яңалыклар
-
«БМВ Х6» автомобиленә ут төртү видеога төшерелгән
Казанның Яңа Савин районында «БМВ Х6» автомобилен ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар. Гадәттән тыш хәл иртәнге дүртләр тирәсендә Меридиан урамындагы 13нче йорт ишегалдында булган. Видеокадрларда бу хәлгә битараф булмаган кешеләрнең машина хуҗасына янгынны сүндерергә ярдәм итүен күрергә мөмкин. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр иткәнчә, алар автомобильне яндырган...
-
Татарстан юлында фаҗига: Ларгус белән автобус бәрелешкән (ФОТО, ВИДЕО)
Аянычлы тәмамланган юл һәлакәте бүген иртән Әлмәт районында булган. Лада Ларгус белән ПАЗ автобусының "маңгайга-маңгай" бәрелешүе нәтиҗәсендә җиңел машинадан тимер өеме генә калган, ә автобус кюветка очкан. Ларгус йөртүчесе урында ук һәлак булган. --- Матбугат.ру
-
Видео: Әлмәттә исерек полиция хезмәткәре җәяүлене бәрдергән
Социаль челтәрләрдә исерек хәлдәге полиция хезмәткәренең җәяүлене бәрдергәнен теркәгән видео пәйда булды. Исерек хәлдәге полиция хезмәткәре җәяүлене бәрдерә һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар, ә юл кагыйдәсен бозучы 20 минуттан соң кулга алына. Ир-ат медицина тикшерүеннән баш тартакан. Татар Информ
-
Кешеләр үлеменә китергән авариядә бердәнбер исән калучының да хастаханәдә гомере өзелгән (ФОТО, ВИДЕО)
Кичә Балык Бистәсе районында булган зур юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелгән. Фаҗига трассада фура һәм җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә чыккан. Коткаручыларга һәлак булучыларның җәсәдләрен изелеп беткән машина эченнән кисеп алырга туры килгән. --- Матбугат.ру
-
Балык Бистәсе районында фура һәм җиңел машина бәрелешкән
Балык Бистәсе районында "Лада Гранта" һәм Санкт-Петербург номерлары белән "Скания" машинасы бәрелешкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте кичә кич М7 юлының 886нчы чакрымында булган. Җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән. Алар Казан республика клиник...
-
Казандагы төнге авариядә биш кеше зыян күргән, берсе һәлак булган
. Казанның Яңа Савин районындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте. 7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе мәгълүматлары буенча, тагын биш зыян күрүчене сырхауханәгә озатканнар. Аларның икесе - 21 һәм 42 яшьлек ир-атлар, өчесе - 48, 22 һәм...
-
Казанда йортка бәрелгән машинага ут капкан (ВИДЕО)
Казанның Спартак урамында юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина тротуарга очып менгән, аннан йорт диварына бәрелгән һәм яна башлаган. Бу хакта социаль челтәрне кулланучылар хәбәр итә. Мәгълүматларга караганда, машина тулысынча янып беткән. Матбугат.ру
-
Казанда өч җиңел автомобиль һәм бер пассажир автобусы бәрелешкән
Казанның Совет районында өч җиңел автомобиль һәм 45нче маршрут автобусы бәрелешкән. Авария бүген иртәнге 9да Академик Завойский һәм Юлиус Фучик урамнары чатында килеп чыккан. Шәһәр транспортында утырып барган пассажир әйтүенчә, автобус алда барган җиңел автомобильгә килеп бәрелгән, чөнки тегесе аның алдында кисәк тормозга баскан. Моннан тыш, тагын ике җиңел машина...
-
Башкортстандагы һәлакәттә әнисе белән улының гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән
Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буена ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, дип яза UFA1.ru сайты. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче...
-
Фото: Татарстанда йөк машинасы катнашындагы авариядә бер кеше һәлак булган
Яшел Үзән районындагы юл һәлакәтеннән - «Лада» һәм «Скания» автомобильләре бәрелешкән урыннан фотолар дөнья күрде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл һәлакәте бүген иртәнге тугызда Мәскәү - Уфа трассасының 758нче чакрымында килеп чыга. Бер кешенең гомере өзелә....
-
Саба районында һәлакәттә ике яшьлек бала зыян күргән
Татарстанның Саба районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике автомобиль бәрелешеп, дүрт кеше зыян күргән, тагын берсе җимерелгән машинада кысылып калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Шәмәрдән - Югары Утар трассасында килеп чыккан. Һәлакәт аркасында 50, 29...
-
Татарстанда ике машина бәрелешеп, ике кеше һәлак булган
Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлында ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә кичке ун тирәсендә Чистай ягыннан килүче җиңел машина "Nissan Note", каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2110" машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 28 һәм 21 яшьлек егетләр - ике...
-
Биектауда биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән
Татарстанның Биектау районында биш яшьлек бала кар автомобиленнән егылып, башын имгәткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Республика балалар клиник хастаханәсенең табиб-нейрохирургы Эльза Фатыйхова хәбәр итте. Малай 21 гыйнвар көнне Биектау авылында әтисе һәм апасы белән кар автомобилендә шуган. Башы имгәнгән баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә реанимациягә салганнар. «Малайның хәле уртача. Аны...
-
Казанда бәрелешкән автобусларда 72 пассажир булган (ФОТО)
Казанда автобуслар бәрелешкән юл һәлакәтеннән фотолар пәйда булды. Бүген иртән Ямашев проспектында 60 һәм 10нчы автобуслар бәрелешә. бәрелешкән автобусларда 72 пассажир булган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 60нчы маршрут автобусында - 60 кеше, 10нчы автобуста 12 пассажир булган....
-
Алабуга янында М7 юлында һәлакәттә өч яшьлек бала зыян күргән
Өч яшьлек бала "Волга" М7 федераль юлының 1030нчы чакрымында - Алабуга районы Поспелово авылы янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Һәлакәттә барлыгы ике кешегә зыян килгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юлда ике чит ил машинасы -...