Казандагы төнге авариядә биш кеше зыян күргән, берсе һәлак булган
. Казанның Яңа Савин районындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте. 7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе мәгълүматлары буенча, тагын биш зыян күрүчене сырхауханәгә озатканнар. Аларның икесе - 21 һәм 42 яшьлек ир-атлар, өчесе - 48, 22 һәм...
. Казанның Яңа Савин районындагы авариядә бер кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше хәбәр итте.

7нче шәһәр клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе мәгълүматлары буенча, тагын биш зыян күрүчене сырхауханәгә озатканнар.

Аларның икесе - 21 һәм 42 яшьлек ир-атлар, өчесе - 48, 22 һәм 19 яшьлек хатын-кызлар.

Зыян күрүчеләрнең өчесен - травматология, берсен - нейрохирургия, тагын берсен хирургия бүлегенә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев