Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татарча Шоу-Бизнес

Айдар Галимов Хәния Фәрхи турында: Хәния, син үтмәгән юлларны үтәсе бар

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Хәния Фәрхинең иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә теләвен әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. Хәния Фәрхине югалтуны җырчы бик авыр кичерүен әйтте. "Алдагы иҗат гомеремдә, Алла бирсә, ул эшләмәгән эшләрне, ул үтмәгән юлларны, ул табып өлгермәгән тамашачыларны табарга язсын. Җырларым,...

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Хәния Фәрхинең иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә теләвен әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

Хәния Фәрхине югалтуны җырчы бик авыр кичерүен әйтте. "Алдагы иҗат гомеремдә, Алла бирсә, ул эшләмәгән эшләрне, ул үтмәгән юлларны, ул табып өлгермәгән тамашачыларны табарга язсын. Җырларым, эшчәнлегем белән аның исемен тагын да кабатларга һәм аның уйларын, теләкләрен, аның образын, эшчәнлеген, аның исемен югалтмас өчен ниндидер роль уйныйсы килә", - диде ул.

Интервью с Айдаром Галимовым

Айдар Галимов бу карарны Хәния Фәрхине озатканда кабул иткән. Ул җырчыны соңгы юлга озатканда әйткән сүзләрен искә төшерде. "Хәния, син җырламаган җырларны, син эшләмәгән эшләрне, син үтмәгән юлларны әле үтәсе бар. Үзебез өчен генә түгел, синең өчен дә үтәсе бар». Шул сүзгә тугры калырга язсын, дип тә белдерде җырчы.

Җырчы сүзләренчә, Хәния Фәрхи булмагач, аның җырлары бөтенләй башкача яңгырый. Хәния үзе исән булганда ни өчен без аларны аңламадык икән, ди җырчы Айдар Галимов.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев