Аэропортларда барлык чикләүләр алынды
Казан һәм Түбән Кама (Бигеш) халыкара аэропортларында очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кертелә торган вакытлы чикләүләр алынды. Бу хакта Росавиациядә хәбәр иттеләр.
Элегрәк Идел буе транспорт прокуратурасы төбәкнең сигез аэропортында, Казан һәм Түбән Каманы да кертеп, рейсларның тоткарлануын контрольгә алган иде.
Казан һәм Түбән Кама аэропортларында хәбәр итүләренчә, авиакомпанияләр белән бергә тоткарланган рейсларда пассажирларга уңайлыклар тудыру һәм очышларның тәүлеклек графигын торгызу өчен барлык кирәкле чаралар күрелгән. Онлайн-табло мәгълүматлары буенча, хәзер Казан аэропортында очып килүгә һәм очып китүгә 30 га якын рейс тоткарлана.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев