Елан елыннан ниләр көтәргә?
2025 ел — яшел агач елан елы.
Елан елыннан нәрсә көтәргә? Бер яктан, Еланны тыныч, акыллы хайван дип атыйлар. Икенче яктан — Елан вакытының еш кына дөньяга драматик вакыйгалар һәм катаклизмнар китерүе билгеле.
Мәсәлән, 1881 елда народоволецлар император Александр ІІне шартлаталар. 1905 елда революция була. Октябрь революциясе дә Елан елында булган. 1929 елда АКШта — Бөек депрессия, ә 1941 елда СССРда Бөек Ватан сугышы башлана.
Шулай ук хуҗасы Елан булган 2001 елда 11 сентябрьдә АКШ тарихында иң зур теракт булды. 12 ел узгач, Бенедикт XVI Папа тәхетеннән ваз кичте — соңгы 600 ел эчендә Папаның ваз кичүенең беренче очрагы.
Борчулы исемлек 2025 елда тулыланмас дип өметләнәсе килә.
Ел символының мотлак җимерелү генә вәгъдә итмәве юата ала: бу зур үзгәрешләр булырга мөмкин, көчләрнең гаять зур киеренкелеге һәм яңа ресурслар эзләү белән бәйле булса да.
Ничек кенә булмасын, «начарга әзерлән, яхшыга өмет ит» дигән канатлы әйтем актуаль булачак. Әгәр дә елның тәңкәле хуҗабикәсе хәвеф-хәтәрләр һәм үзгәрешләр китерсә, аларга алдан әзер булу яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев