Яңа йортлардан торак алучыларга 7 процентлы ташламалы ипотека озайтылырга мөмкин
Яңа йортлардан торак алучыларга 7 процентлы ташламалы ипотека озайтылырга мөмкин. Бу хакта Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин Көнчыгыш икътисади форумында ТАСС хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергән.
Әмма әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар сораштыру нәтиҗәләренә таянып кына кабул ителәчәк. Аның әйтүенчә, министрлык 9–12 процентлы ставка чорында ипотека алучыларга аны киметүгә ярдәм итүне күздә тота. Халыкның фатир сатып алудан вакытлыча тыелып торуы сәбәпле, алдагы берничә ел дәвамында торакка ихтыяҗның зур булуы көтелә. Ә моның өчен ташламалы программалар кимендә шушы чорда «эшләргә» тиеш.
Сүз уңаеннан, Россия Финанс министрлыгы 6 процентлы гаилә ипотекасын киләсе елның 31 декабренә хәтле озайтырга тәкъдим итте. Аны 2023 ел ахырына кадәр баласы туган гаиләләргә бирү күздә тотыла.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91311/
Фото: интернеттан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев