Юл-транспорт һәлакәте оештырган җиңел машина йөртүчесе хастаханәдә вафат булган
Казанда кичә җитди юл-транспорт һәлакәте булган иде. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Приора» автомобилен йөртүче юл шартларын исәпкә алмаган, каршыга чыккан һәм Honda Civic белән бәрелешкән.
Бәрелешү нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә, шулай ук чит ил машинасы пассажиры ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатыла. Кызганычка каршы, медиклар 39 яшьлек Приора йөртүчесен коткара алмады. Ул алган җәрәхәтләрдән вафат була.
Чыганак: татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев