Кайбер азык-төлеккә бәяләр кимегән
Татарстанда, узган елның гыйнвары белән чагыштырганда, кайбер азык-төлеккә бәя төшкән. Мәсәлән, он һәм карабодай. Макарон һәм икмәк пешерү әйберләренә бәяләрнең еллык артуы акрынайган.
Татарстан буенча Милли банк хәбәр иткәнчә, бу 2022 елда бөртеклеләрнең уңышы 2021 ел белән чагыштырганда югарырак булу белән бәйле.
Әйтик, Татарстанда шикәр чөгендеренең югары уңышы шикәр җитештерүне арттырырга мөмкинлек бирде, һәм аның бәя артуы акрынайды.
Шуңа бәйле рәвештә, Россия Банкы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнварында Татарстанда азык-төлеккә инфляция 11,1 проценттан 10,9 процентка кадәр кимегән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/106338/
Фото: https://www.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев