Кайтарып булмаслык бүләкләр исемлеге
23 февральгә бүләк сайлау-ярты эш. Соңыннан аның белән нәрсә эшләргә мөмкин икәнен белү мөһим. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре нинди товарларны кире кайтарып яки алмаштырып булмавын искәрттеләр.
Ошамаса, кире кайтарып булмый торган әйберләр:
- носки һәм эчке кием;
- парфюмерия һәм косметика;
– ювелир бизәнү әйберләре
Нәрсәне кире кайтарырга мөмкин:
- кәрәзле телефоннар, кул сәгате, уен приставкалары. Аларны кабызырга һәм шунда ук кибеттә тикшерерсәң яхшырак.
Кайтарылмый торган товарларның тулы исемлеге хөкүмәтнең 2463 нче карарында бар. Искәрмә-интернетта сатып алулар: анда заказ буенча эшләнгән әйберләрдән башка бөтен нәрсәне диярлек кайтарырга мөмкин.
Чыганак:кичкеказан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев