Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Казанда ике оешма җитәкчесен мошенниклыкта гаеплиләр

Казанда суд эре мошенниклыкта гаепле дип табылган ике җирле кешегә хөкем карары чыгарды. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Ачыкланганча, «ПОИНТ» һәм «Полимэксимпорт» компанияләре белән җитәкчелек иткән ир-атлар җирле эшмәкәргә фиктив инвестиция проектын күрсәткәннәр. Уртак бизнес кыяфәтендә алар аңардан 64 млн сумнан артык акча алганнар, әмма акчаны кире кайтарырга җыенмаганнар.

Суд һәркайсын гомуми режимлы колониядә биш елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем карары чыгарган. Гражданлык дәгъвасы өлешчә канәгатьләндерелгән: хөкем ителгәннәрдән 59 млн сумнан артык түләтелгән. Алар гаебен танымаганнар, дип хәбәп итә «Татаринформ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев