Казанда кабат сиреналар яңгырады
Казанда ракета һәм пилотсыз куркыныч режимы кертелү сәбәпле, һава тревогасы игълан иттеләр. Тиешле мәгълүмат шәһәрдә тавыш көчәйткеч аша яңгырады.
"Игътибар! Һава тревогасы! Һава аша дошманының турыдан-туры һөҗүме куркынычы бар. Сезгә үзегез белән шәхси саклану чараларын, азык-төлек һәм су запасын, шәхси документларны алырга кирәк. Утны сүндерегез, күршеләргә Һава тревогасы турында кисәтегез.", - диделәр тавыш көчәйткечтән.
Бүген 5.17 сәгатьтә республикада ракета куркынычы игълан ителде.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев