Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Казанда «Рубин» белән «Спартак»уены көнендә алкоголь сатуны чикләячәкләр

Татарстан башкаласының кайбер урамнарында 19 августта алкогольне ваклап сатуны чикләячәкләр. Мондый чара «Рубин» һәм «Спартак» командалары арасында Россия Кубогы футбол матчын уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кирәк.

Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Казан үзәгендә чикләү Астрономия, Бауман, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Профсоюз, Университет һәм Чернышевский урамнарында урнашкан сәүдә объектларына кагыла.

Моннан тыш, «Ак Барс Арена» стадионы янындагы территорияләрдә  алкоголь сату вакытлыча башкарылмаячак: Фатих Әмирхан проспектында, Сибгат Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр; Чистай урамында Адорат урамына кадәр; Адорат урамыннан Лаврентьевка кадәр; Лаврентьев урамында, ишегалды территорияләре буйлап 10 нчы йортка кадәр Гаврилов урамына кадәр, аннары өченче транспорт дамбасының әйләнмә күпере чиге буйлап («Мегастрой» кибетен колачлап) Троицкий Урман урамына кадәр, ә аннары Казансу елгасы акваториясе буйлап Әмирхан проспектына кадәр.

 

Чыганак:татаринформ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев