Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Россия чаңгычылары 42 елдан соң беренче тапкыр эстафетада алтын яулады

Россия җыелма командасы Пекиндагы Олимпиадада ир-атлар чаңгы эстафетасында алтын яулады.

Россия ир-атлар җыелма командасы 42 елдан соң беренче тапкыр Пекиндагы Олимпиадада чаңгы эстафетасында алтын яулады.

2022 елгы Уеннарда Россия командасы, дистанцияне бер сәгать 54 минут 50,7 секунд эчендә узып, 4х10 чакрымлык узышта беренче булды. Командабызны Алексей Червоткин, Александр Большунов, Денис Спицов һәм Сергей Устюгов тәкъдим итте. Беренче ике этап классик стиль белән узды, соңгысы - ирекле.

Икенче урынны Норвегия җыелма командасы (Эмиль Иверсен, Пол Голберг, Ханс Кристер Холунн, Йоханнес Хёсфлот Клебо) алды, ул безнекеләргә бер минут та 7,2 секунд оттырды, өченче урында французлар - Ришар Жув, Юго Лапалю, Клеман Парисс, Морис Манифика.

Чыганак: http://shahrikazan

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев