Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Субсидия күләме арта. Кемнәргә?

Халыкның төрле категорияләренә түләүләр күләме 581 сумнан 11900 сумга кадәр булачак.

Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда шуның турында язылган.

Субсидияләрне бүлүгә Татарстан Республикасының Хезмәт министрлыгы җаваплы. Хезмәт ветераннарына һәм дәүләт бүләкләре булган кешеләргә ай саен 581 сум түләү каралган. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм гаиләгә тәрбиягә бирелгән ятим балаларга – 10326 сум (мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 11907 сум). Моннан тыш, ятим балаларга транспортта йөрүгә – 354 сум, пенсионерларга 581 сум күләмендә субсидия биреләчәк. Ялгыз аналарга ай саен 1014 сум акча түләнә.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/subsidiya-klme-arta-kemnrg

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев