Татарстан Үзбәкстанга һәлак булганнарның гәүдәләрен алып кайтуда ярдәм итәчәк
Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булган гражданнарның гәүдәләрен җибәрүне оештыру өчен Үзбәкстаннан махсус эш төркеме килде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика хезмәттәшләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә — кирәкле мәгълүматлар җыюда, шул исәптән зыян күрүчеләрнең хәле турында, һәм мәетләрне Ватаннарына ташуда.
Һәр мәсьәләне профильле министр үзе җитәкли, гомуми координацияне беренче вице-премьер Рөстәм Нигъмәтуллин алып бара. Мәетләрне Үзбәкстанга озату алдыннан Түбән Кама мәчетендә күмәк намаз укыганнар.
Кичә Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә зыян күрүчеләрне карады һәм Үзбәкстан Президентына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Республика башлыгы карары белән һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Чыганак:казанкп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев