Татарстанда балалы гаиләләргә ел саен 25 мең түләү билгеләнгән
Татарстанда 1 июньдә гаризалар кабул итә башлаганнан бирле ел саен 25 меңнән артык гаилә түләве билгеләнгән. Бу хакта Россия Социаль фондының республика буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа ярдәм чарасы елга бер мәртәбә ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналарга күрсәтелә. Түләүгә балалары 18 яшькә җитмәгән, көндезге укуда – 23 яшькә җитмәгән гаиләләр дәгъва итә ала.
Түләүне алу өчен җан башына уртача керем регионда алдагы елга билгеләнгән яшәү минимумының бер ярым тапкырдан артмаска тиеш. Татарстанда 2026 елда бу күрсәткеч 22 609,50 сум тәшкил итә.
Түләүне алдагы елда керемнәреннән НДФЛ түләнгән ата-ана рәсмиләштерергә мөмкин. Шул ук вакытта ата-аналар рәсми никахта торырга яки балалар белән бергә яшәргә тиеш түгел. Аларның һәркайсы, билгеләнгән шартларны үтәгәндә, мөстәкыйль рәвештә түләү сорап мөрәҗәгать итә ала.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев