Татарстанда һава температурасы +36 градуска кадәр күтәреләчәк
Татарстанда 27 июльдә алмашынучан болытлы һава урнашачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, көндез кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар явачак, боз явуы да ихтимал.
Җил көньяк-көнчыгыштан, 5-10 м/с, яшен вакытында аның тизлеге 15-20 м/с ка җитәргә мөмкин.
Көндез +31 + + 36 градус булачак.
Чыганак:татаринформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев