Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән
В республике

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган һәм өч кеше зыян күргән

Авария 17 декабрь көнне Чистай-Түбән Кама трассасында булган.

Чистай районында Чистай-Түбән Кама трассасында авария булган. Республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә өч автомобиль зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында, «Лада ВИС» пассажиры урында ук үлә, шул ук машинаның йөртүчесе һәм Kia автомобиленең ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Аларны Чистай үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

Тулырак: https://shahrikazan


Нет комментариев