Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
В республике

Теләче районында юл салу өчен шәхси җирләр алыначак

Татарстан Министрлар Кабинеты төбәк әһәмиятендәге «Шәдке –Югары Мирәтәк» автомобиль юлын реконструкцияләү өчен Теләче районындагы ике шәхси җир кишәрлеген тартып алырга ниятли. Әлеге документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Дәүләт ихтыяҗлары өчен Югары Мирәтәк авылы янындагы, Шәдке һәм Зур Мирәтәк авыллары арасындагы 7,87 мең квадрат метр җир тартып алыначак. Гомуми мәйданы 232,8 мең квадрат метр булган ике кишәрлек авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә керә һәм хосусый милектә исәпләнә, аларның гомуми кадастр бәясе –577 мең сум.

Документ нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карарны рәсми чыганакларда бастырачак, милекчеләргә җирләрне алу, зыян күләмен кайтару турында хәбәр итәчәк һәм килешү төзиячәк.  Документларны имзалаудан баш тарткан очракта учреждение судка мөрәҗәгать итә алачак.

Чыганак: новостиТатарстана 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев