Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Аэрофлот» Казан-Мәскәү рейсы пилотының исерек булуы турындагы мәгълүматны кире какты

эрофлот» акционерлык җәмгыяте Mash телеграмм-каналы тарафыннан таратылган - Казан-Мәскәү рейсы пилотының 17 мартта штурвал артына исерек хәлдә утырырга омтылган дигән мәгълүматны катгый рәвештә кире какты. Авиакомпания «Татар-информ» агентлыгының рәсми соравына шундый эчтәлектәге җавап бирде. Моннан тыш, «Аэрофлот» компаниясе «Татар-информ»га «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансеры» дәүләт сәламәтлек саклау...

эрофлот» акционерлык җәмгыяте Mash телеграмм-каналы тарафыннан таратылган - Казан-Мәскәү рейсы пилотының 17 мартта штурвал артына исерек хәлдә утырырга омтылган дигән мәгълүматны катгый рәвештә кире какты. Авиакомпания «Татар-информ» агентлыгының рәсми соравына шундый эчтәлектәге җавап бирде.

Моннан тыш, «Аэрофлот» компаниясе «Татар-информ»га «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансеры» дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесендә үткәрелгән медицина экспертизасы нәтиҗәсен дә тәкъдим итте. Экспертиза пилотның канында алкоголь тапмаган.
Моңа кадәр агентлыкның үз чыганагы «Аэрофлот» компаниясе пилотының канында 0,06 промилле күләмендә алкоголь табылуы хакында хәбәр иткән иде.
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев