21 март 2018 яңалыклары
-
Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянованы тоткарлаганнар
Түрәнең өендә тентү уздырганнар. Водопьянова янап акча алуда шикләнә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Аерым алганда, 2015 елның апрелендә профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова "Бәкер" шифаханәсенең баш табибыннан үзенең гомерен иминиятләштерүне күздә тотучы килешү төзүен таләп иткән. Соңрак әлеге килешү нигезендә 500 мең сум тирәсе акча...
-
"Аленушка" бакчасында бәйрәм
Кар көртләре көләч язгы кояш нурларыннан юл кырыена ышыкланып калды. Алар инде элеккечә аклык белән күзне чагылдырмый, ә тыйнак кына гөрләвеккә әверелеп, кара туфракка урын биргән сыман, юкка чыгалар. Көннәр җылы, һавада хуш ис таралса да, быел яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый. Бу хикмәтнең сере кая яшеренгәнлеген Теләченең беренче...
-
"Шатлык" бакчасына йөрүче сабыйлар милли бизәкләр белән таныша
Бүген 3нче балалар бакчасында уртанчы төркем балалары татар халкының милли киемнәрдәге бизәкләре белән таныштыру максатыннан, татар халкының мили бизәге "Ләлә чәчәге" белән таныштылар һәм күмәкләшеп рәсем ясадылар. Елена Сафина
-
Район салым инспекциясе кисәтә
-
"Беркайчан үләм димәде. Бер көн кала гына "Булмый ахры инде" диде
21 март көнне "Ватаным Татарстан" газетасының мәшһүр журналисты Алсу Хәсәновага 40 яшь тулган булыр иде... Шул нисбәттән "Матбугат.ру" сайты Алсуның әнисе Миңзифа Хәсәнова белән сөйләште. Миңзифа ханым Шәле урта мәктәбенең директоры. Гомер буе татар теле һәм әдәбиятын укыткан. Шәле мәктәбендә 28 укытучы хезмәт куя, 211 укучы белем ала. - Миңзифа...
-
Татарстанда РФ Президентын сайлау бюллетеньнәренең 18 мең 45е яраксыз дип табылган
Татарстанда Россия Президентын сайлау өчен әзерләнгән бюллетеньнәрнең 18 мең 45е яраксыз дип табылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. "Тавыш бирү тәмамлану вакытына сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучылар саны 2 млн 919 мең 482 кеше тәшкил иткән. Участок сайлау комиссияләре тарафыннан алынган бюллетеньнар саны...
-
Көрәшче Азат Нурмөхәммәтов көрәшне сәнгать аша популярлаштыру мөмкинлеген әйтә
Татар көрәшен популярлаштыру өчен аны сәнгатькә якынайтырга кирәк дигән фикерне көрәш буенча дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов әйтте. Бу турыда ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә белдерде. Бүген көрәшчеләр һәм журналистлар көрәш спортын үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләсендә фикер алышты. Дөнья чемпионы, Казанда көрәш мәктәбе директоры Азат Нурмөхәммәтов көрәшне спорт буларак...
-
Мәскәү янында һәлакәттән соң барлык Ан-148 очышларын туктаттылар
Россия транспорт күзәтчелеге федераль хезмәте башлыгы Ан-148 самолетлары очышларын барлык авиакомпаниеләрдә туктату турында күрсәтмә биргән. Бу хакта "Газета.Ru" хәбәр итә. "Без барлык авиакомпанияләрдә файдаланылучы Ан-148 самолетлары очышларын туктату турында күрсәтмә бирәбез. Билгеле бер проблемалар бар", - дип белдергән ул. Росавиациядә шулай ук "Саратов авиалинияләре" авиакомпаниясе һава судносының әлеге моделен куллануны...
-
Уфада яшәүче хатынны телевизор өчен ирен үтерүдә гаеплиләр
Телевизор каналларын сайлауда уртак фикергә килә алмагач, хатын элеккеге иренең йөрәгенә пычак белән кадаган. Башкортстан Тикшерү комитеты соравы буенча, суд Уфада яшәүче 36 яшьлек хатын-кызны сак астына алырга карар чыгарган. Аңа "Үтерү" маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 16 мартта кич белән...
-
Татарстан халкы җылылык өчен түләүнең суммасына ризасызлык белдерә
Республикада торак-коммуналь хуҗалыгы тармагындагы киеренкелекне бетерү максатыннан "кайнар линия" ачылган. Хәзерге вакытта Татарстан халкын барыннан да элек счет-фактуралардагы җылылык өчен исәпләнгән сумма һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты борчый. Быел ТР торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Төбәк иҗтимагый контроль үзәгенә нәкъ менә шундый мөрәҗәгатьләр даими рәвештә килә. Бүген әлеге үзәкнең башкаручы директоры Дмитрий Романов...
-
«Аэрофлот» Казан-Мәскәү рейсы пилотының исерек булуы турындагы мәгълүматны кире какты
эрофлот» акционерлык җәмгыяте Mash телеграмм-каналы тарафыннан таратылган - Казан-Мәскәү рейсы пилотының 17 мартта штурвал артына исерек хәлдә утырырга омтылган дигән мәгълүматны катгый рәвештә кире какты. Авиакомпания «Татар-информ» агентлыгының рәсми соравына шундый эчтәлектәге җавап бирде. Моннан тыш, «Аэрофлот» компаниясе «Татар-информ»га «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркология диспансеры» дәүләт сәламәтлек саклау...
-
Менделеевск колониясендә бер хөкем ителүче үзенең авызын тегеп куйган
Менделеевскидагы 10нчы колониядә хөкем ителүче үзенең авыз кырыйларын тегеп куйган. Бу хакта "Татар-информ"га шәхси чыганаклардан билгеле булды. Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, әлеге хәл кичә, 19 мартта булган. "Шул ук вакытта хөкем ителүче медицина ярдәменнән баш тарткан, ризыкны даими кабул итә. Хөкем ителүче медицина...