Күрше авыл кибетендә бер вакыйгага тап булдым. Кибетнең нәкъ уртасында иске-москы, ертык кием-салым кигән бер ярлы карчык басып тора. Киштәдәге азык-төлеккә, яшелчәгә күзе төшеп, башы әйләнер булды мескеннең. Кибетнең әле бер ягыннан икенче ягына барып карады, бер әйберне тотып капшап алды да, аннан анысын куеп, икенчесенә ябышты карчык. Тик бары...
Күрше авыл кибетендә бер вакыйгага тап булдым. Кибетнең нәкъ уртасында иске-москы, ертык кием-салым кигән бер ярлы карчык басып тора. Киштәдәге азык-төлеккә, яшелчәгә күзе төшеп, башы әйләнер булды мескеннең. Кибетнең әле бер ягыннан икенче ягына барып карады, бер әйберне тотып капшап алды да, аннан анысын куеп, икенчесенә ябышты карчык. Тик бары шуннан соң гына сабыр итеп: - Кызым, миңа бер ипи белән сөт бирсәң, ярап торыр иде, - дип куйды. Кибетче шүрлектән катып беткән ипи белән суыткычтагы сөтен чыгарып бирде һәм әрсез, ямьсез итеп: - Җитмеш биш сум! - дип кычкырды.
Шулчак карчык кесәсеннән кыйммәтле таш алгандай, җайлап кына бер төенчек чыгарды да, аны сүтеп күрмәгән күзе белән тиеннәр чүпли башлады. Төгәл җитмеш биш сум акча биргәч, букчасына алганын тутырды. Шул минутта кибеткә ыспай киенгән, озын буйлы ир-ат килеп керде. Карчык бу кешегә игътибар да бирмәде, ул бүген ачлык белән интекмәячәгенә чын күңеленнән шат иде.
- Исәнмесез, миңа менә шушы аракыны бирегезче. Мең сум бирәм, сдачасы кирәкми.
Кибетчегә ток суккандай булды. Аның йөзеннән шундук бәхет чаткылары уйнап үтте, битендә елмаю пәйда булды. Тиздән бу яшь ир-ат үз аракысын кыстырып чыгып китте. Шушы кыска вакыйгадан күпме нәтиҗә ясап була. Бер дөнья кешесе булсак та, беришләребез тормыш сукмагы буйлап җиңел атлыйбыз, ә икенчеләребез шул сукмактан көч-хәл белән барабыз.
Рүзәл Муллахмәтов,
Үзәк бистәсе
Нет комментариев