19 август 2015 яңалыклары
-
Татарстанда зур наркотөркем эшчәнлеге туктатылган
Татарстанда Яр Чаллыда наркотик матдәләр тараткан оешкан җинаятьчел төркем тоткарланган, дип хәбәр итә Россия наркотиклар әйләнешен котрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме. Тыелган матдәләрнең берничә төрен аеруча зур күләмдә берьюлы тараткан 8 шикләнелүче махсус операция барышында тоткарланган. Полицейскийлар наркотикларның 1 тапкыр кулланырга яраклы 1,4 меңнән артык...
-
Нинди һава торышы көтә?
19 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава, дип фаразлый синоптиклар. Күпчелек районнарда яңгыр явуы көтелә, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Төнлә температура 5-10 градус җылы, көндез - 10-15. 20 август төнендә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явуы көтелә. Төньяктан 6-11 м/с тизлектә җил, вакыт белән 14 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин....
-
19 яшьлек Кайбыч районы егете хәйрия тартмасын урлый
19 яшьлек Кайбыч районы егете исерек килеш Буадагы ягулык салу станциясе бинасына беркетелгән үтә күренмәле тартманы урлый. Анда ике яшьлек авыру балага дип җыелган 8 мең сум хәйрия акчасы була. Ягулык салу операторының кисәтеп кычкыруына карамастан, егет аны алып, транспортка утырып китә. Угры тартманы ватып, андагы акчаларны алып якындагы кафега...
-
Кичә Чистай – Түбән Кама юлында чыккан һәлакәттә 2 кеше, шул исәптән 1 бала, зыян күргән
Кичә кичке 9да Чистай - Түбән Кама юлының 55нче чакрымында "KIA RIO" автомобиле рулендагы 1984 егет, фаразлар буенча, үзеннән алда барган машинаны узар алдыннан, юлның шул ук ягыннан барган әлеге транспорт чарасының сулга борылуында инанмый һәм сулга борылганда маневрының куркынычсызлыгында инанмаган йөртүче идарәсендәге "GEELY EMGRAND" автомобиленә килеп бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә,...
-
Казанда полицейскийга ришвәт бирергә маташкан йөртүче 150 мең сум күләмендә штрафка тартылган
Казанның Вахитов районы суды 55 яшьлек А.Н.ы 150 мең сум күләмендә штрафка тартты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. Ир-ат РФ Җинаять кодексының 291нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять (»Вазифаи затка ришвәт бирү») кылуда гаепле дип табылды. Суд ачыклаганча, 21 июнь көнне полицейскийлар «Богдан 2110» автомобиле белән идарә иткән А.Н.ны, автомобильдә...
-
Чистайда кул көрәштерүчеләрне 600 мең сумлык бүләк көтә
Чистайда Әнәс мәчете призына кул көрәше буенча Россиякүләм традицион турнир уздырыла. Ярышлар 22-23 август көннәрендә Чистай мәдәният йортында үткәрелә. Быел әлеге турнирның гомум приз фонды 600 мең сум тәшкил итә, ди. Ярышлар иртәнге сәгать 10да старт ала. intertat.ru
-
Шөгер авылында үтереш
Кичә, 18 августта, Лениногорск районы Шөгер авылында коточкыч җинаять кылынган - 1969 елгы ир-атны чәнчеп үтергәннәр. Оператив тикшерү эше нәтиҗәсендә, моңа кадәр хөкем ителгәне булган 1987 елгы ир-ат тоткарлана. Ул гаебен таныган. Әйтүенчә, ул танышының йөрәк турысына ике тапкыр пычак белән чәнчегән. Тегесе шунда ук җан биргән. РФ Җинаять кодексының...
-
Дөнья белән акча идарә итә
Күрше авыл кибетендә бер вакыйгага тап булдым. Кибетнең нәкъ уртасында иске-москы, ертык кием-салым кигән бер ярлы карчык басып тора. Киштәдәге азык-төлеккә, яшелчәгә күзе төшеп, башы әйләнер булды мескеннең. Кибетнең әле бер ягыннан икенче ягына барып карады, бер әйберне тотып капшап алды да, аннан анысын куеп, икенчесенә ябышты карчык. Тик бары...
-
Тальян моңы телә йөрәкне...
Мин авылымны, балачагымны, мәктәп елларын, ул чордагы әби-бабайларны сагынып яшим. Мәскәүдә гомер иткән, төзелештә эшләгән якын туганыбыз Габделҗәлил абыйның кунакка кайтып, түр башына килеп, ачык тәрәзә янына утырып тальян cузуы әле дә истә. Балачактан күңелгә сеңгән әлеге тальян моңнарын мәңге онытасым юк. Тальян гармун ул - татар халкының үткәне, бүгенгесе,...
-
Аларга таянабыз
Үз эшләрен яратып, ихластан башкаручы механизаторлар бихисап бездә. Район республикада алдынгылар сафында бара икән, моңа әлбәттә, аларның өлешләре бик зур. Елның нинди генә фасылы, нинди генә эше булмасын без аларга таянабыз. Соңгы өч көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча 2015 ел урагында түбәндәге механизаторлар лидерлык итә.
-
Тырышларның берсе
Өч йөздән артык хуҗалыгы булган Олы Мәтәскә авылын чыннан да фермерлар авылы дип атап була. Җирлектә сигез фермер үз эшен башлап җибәргән. Һәр кеше нәрсә дә булса җитештерә, шуны сатып табыш ала.
-
Районда үлүчеләр саны арткан
14 август көнне Теләче районында эшлекле визит белән ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркәева булып китте. Ул беренче эш итеп, район үзәк хастаханәсендә халыкны борчыган сорауларга җаваплар эзләүдә ярдәм итү максатыннан, халыкны кабул итте. Район халкын борчыган сораулар белән танышып кына калмады, урында хәл итүгә дә зур...