Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Булат Бәйрәмов һәм Резеда Хөсәинова мастер-класска дәшә

Ашарга пешерергә яратучы һәм аш бүлмәсендә экспериментлар ясаудан курыкмаучылар өчен тәмле хәбәр бар. Татарстанның иң данлыклы кулинарларының берсе, ресторатор Резеда Хөсәинова һәм "Тәмле көрәш" тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмов "Кукмора савыт-саба заводы" һәм WEBINAR116 командасы белән берлектә сезне кулинария буенча түләүсез онлайн вебинарга чакыра. 20 март көнне 19:00 сәгатьтә узачак...

Ашарга пешерергә яратучы һәм аш бүлмәсендә экспериментлар ясаудан курыкмаучылар өчен тәмле хәбәр бар. Татарстанның иң данлыклы кулинарларының берсе, ресторатор Резеда Хөсәинова һәм "Тәмле көрәш" тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмов "Кукмора савыт-саба заводы" һәм WEBINAR116 командасы белән берлектә сезне кулинария буенча түләүсез онлайн вебинарга чакыра.

20 март көнне 19:00 сәгатьтә узачак әлеге мастер-класста иттән кызыклы ризык, фитнес салат һәм тәмле десерт ясау серләренә төшенерсез. Вебинар татарча колоритлы рус телендә алып барылачак ди оештыручылар.

Игътибар!
Вебинарда көйми-янмый торган «KUKMARA» табасы һәм Резеда Хөсәиновадан рецептлар китабы уйнатылачак. Башка бүләкләр дә күп булачак.
Катнашырга теләүчеләр гаризаларны бу сылтама аша калдыра ала 1ahqlmin.webinar116.bizonpages.ru
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X