20 март 2018 яңалыклары
-
Ятып штанга күтәрәләр
Шушы көннәрдә Теләче һәм Шармыш авыллары чиркәве иерие Терло Артемий Викторович Казанда узган пауэрлифтинг буенча узган 4 нче ачык республика чемпионатында 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашып беренче урынны яулады. Шулай ук ул пауэрлифтинг буенча үткәрелгән "Казан утлары - 2016" турниры җиңүчесе, "Казан утлары - 2017" турниры призеры да....
-
Рәхмәт белдерелде
Озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен җаваплылыгы чикләнгән Теләче Агро" ширкәтенең баш агрономы Габдулла Фәрхулла улы Заһдуллинга 2018 елның 24 гыйнварында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры тарфыннан 17 нче номер белән игълан ителгән приказ нигезендә Рәхмәт белдерелде. Аны 17 март көнне узган "Эшлекле шимбә"...
-
Ильяс Халиков тормышында яңа борылыш
Дини җырлар, мөнәҗәтләр башкару белән танылган җырчы Ильяс Халиков яңа вазифага керешкән. Менә инде ике айга якын ул Лаеш район үзәгендә урнашкан спорт мәктәбен җитәкли. Бу турыда җырчы "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сөйләде: - Өйдән эшкә кадәр бер 40 минутлап барасы. Эш машинасын бирделәр. Яңа эшем бик ошый. Күпләр белә, Ильяс Халиков...
-
Булат Бәйрәмов һәм Резеда Хөсәинова мастер-класска дәшә
Ашарга пешерергә яратучы һәм аш бүлмәсендә экспериментлар ясаудан курыкмаучылар өчен тәмле хәбәр бар. Татарстанның иң данлыклы кулинарларының берсе, ресторатор Резеда Хөсәинова һәм "Тәмле көрәш" тапшыруын алып баручы Булат Бәйрәмов "Кукмора савыт-саба заводы" һәм WEBINAR116 командасы белән берлектә сезне кулинария буенча түләүсез онлайн вебинарга чакыра. 20 март көнне 19:00 сәгатьтә узачак...
-
Татарстанда зур юл һәлакәтендә ике кеше үлгән, биш кеше зыян күргән дигән хәбәр чыкты
атарстанда микроавтобус һәм «ГАЗель» катнашындагы юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте. Татар-информга сәркатип: "Ике кеше юл һәлакәте булган урында ук үлгән. Һәлакәт урынына Алабуга үзәк хастахәнәсенең өч ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан", - дип билгеләп үткән. Айгөл Сәлимҗанова әйтүенчә, зыян...
-
Иртәгә Казанда Владимир Устиновскийны соңгы юлга озатачаклар
Кичә "Республика Татарстан" газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Владимир Устиновский вафат булган. Күңелсез хәбәр әлеге газетаның сайтында урнаштырылган. Йөрәгенә операция ясаган журналист, кызганычка каршы, тернәкләнә алмаган. Устиновскийга 70 яшь иде. Хушлашу мәрәсиме иртәгә 21 март көнне 9.30 сәг Чуйкова ур., 54 адресы буенча урнашкан Казанда 7нче санлы клиник хастаханәсенең ритуаль...
-
Татарстанда бүгенге юл һәлакәтендә кем гаепле булуы ачыкланды
М7 трассасында ике кешенең үлеменә китергән авариядә «Форд» микроавтобусы шоферы гаепле, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Моңа кадәр агентлык бүген иртән Мәскәү-Уфа юлының 1016нчы чакрымында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Башлангыч фаразларга караганда, «Форд Транзит» пассажир микроавтобусы юл читендә торган...
-
Бер хатын-кыз өч баласын суеп, үз-үзенә кул салган
Ульяновскта гомер кичергән күп балалы әнине бу акылга сыймаслык адымга ни этәргәне әлегә билгесез булып кала. Фаҗига урынында Тикшерү комитеты эшли. Кечкенә балаларның әтиләре гаиләдән аерым яшәгән. 3 бала һәм аланың әниләренең мәетенә күрше хатыны кереп кенә тап булган.
-
Вадим Захаров больницага эләккән
Вадим Захаровның ябыгу процессы бүген дә дәвам итә икән. Тик бик авырдан. Җырчы хәтта хастаханәгә барырга мәҗбүр булган. - Авырлыкны җыюы гына җайлы икән. Үз-үземә күз тидереп кенә ябыктым дип уйлыйм. РКБда ятып чыктым. Сигез көн ашатмадылар. Ашарга ярамады. Сигез көн эчендә тугыз килога ябыктырып чыгардылар. Дошманыңа да язмасын, өянәк...
-
Татарстанда яшәүче 211 хатын-кыз беренче балага пособие алачак
Татарстанда яшәүче 211 хатын-кыз беренче балага пособие алачак, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы. Социаль яклау органнары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балага айлык пособие түләү турында гаризалар кабул итә. Быел Татарстанда пособиенең күләме 8 490 сум тәшкил итә. Аны алу хокукыннан ана һәм баланың...
-
Чаллы хастаханәсендә бер табиб эш урынында вафат булган
Кичә иртән Чаллының 5нче хастаханәсендә табиб-рентгенолог Радик Идрисов үзенең эш урынында вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына медицина учреждениесеннән хәбәр иттеләр. Радик Идрисовка 65 яшь иде. «Радик Идрисовка тиешле медицина ярдәме күрсәтелсә дә, моның нәтиҗәсе булмады. Без югары квалификацияле белгечне югалттык. Хезмәттәшләре аны бары тик уңай яктан гына телгә ала....