Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Дәва- аяк астында

Кандагы холестеринны ничек киметергә? Менә мондый үләннәр җыелмасы белән дәваланып карагыз. 100 грамм гөлҗимешкә 100 грамм ак чыпчык җилеме (омела) кушып болгатыгыз. Ике аш кашыгы шул үләннәр катнашмасын термоска салыгыз да, 2 стакан кайнар су өстәп, төнгә томалап калдырыгыз. Иртән төнәтмәне сөзеп, ашарга 30 минут кала, көнгә 4 тапкыр 100...

Кандагы холестеринны ничек киметергә?
Менә мондый үләннәр җыелмасы белән дәваланып карагыз. 100 грамм гөлҗимешкә 100 грамм ак чыпчык җилеме (омела) кушып болгатыгыз.

Ике аш кашыгы шул үләннәр катнашмасын термоска салыгыз да, 2 стакан кайнар су өстәп, төнгә томалап калдырыгыз. Иртән төнәтмәне сөзеп, ашарга 30 минут кала, көнгә 4 тапкыр 100 әр грамм эчегез.

* * *
Нерв системасын ныгыту өчен нинди үләннәр кулланырга мөмкин?
Киптереп вакланган 100 грамм мелиссага 100 грамм гөлҗимеш чәчәге һәм 75 грамм юкә чәчәге кушып болгатыгыз. 3 аш кашыгы әлеге үләннәр җыелмасын термоска салыгыз һәм 3 стакан кайнар су өстәп томалагыз. Иртәгесен сөзелгән төнәтмәне көнгә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 150 шәр граммлап эчегез.

* * *

Томауны нинди гади ысул белән дәвалап була?
Балга аллергия булмаса, көнгә берничә тапкыр бал кәрәзе чәйнәгез.

* * *

Кариеска каршы нинди профилактик чара бар?
Кариес булганда, теш порошогын (пастасын) коры сөт белән алыштырыгыз. Тешне коры сөт белән чистартсаң, уртлар канаудан туктый, авыз исләнми, тешкә таш утыру кими.

* * *

Җәрәхәтле стоматитны ничек дәваларга?
Стоматитлы авызны көнгә 5-6 тапкыр чәй гөмбәсе төнәтмәсе белән чайкарга киңәш ителә.

* * *

Ашказаны неврозыннан нәрсә эчәргә мөмкин?
Ашказаны неврозыннан балан кайрысы ярдәм итә. Бер чәй кашыгы вакланган балан кайрысына 1 стакан кайнар су салып, салмак утта 30 минут кайнатыгыз. Суынгач сөзегез һәм ашарга 30 минут кала, көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчегез.

* * *

Аяклар шешенүне нинди үлән белән дәвалап була?
Аяклар шешенүдән җитен орлыгы төнәтмәсе эчу файдалы.
4 чәй кашыгы җитен орлыгына 1 литр су салып, 10-15 минут кайнатыгыз. Аннары кәстрүлне томалап бер сәгать җылы урында тотыгыз. Тәм өчен җиләк- җимеш согы салырга мөмкин. Төнәтмәне кайнар килеш яртышар стаканлап, һәр ике сәгать саен, көнгә 6-8 тапкыр эчегез. Дәвалану курсы 2-3 атна.

Аяклар шешенүдән каланхоэ яфрагы төнәтмәсе дә файдалы. Моның өчен ярты литрлы банкага каланхоэ яфраклары тутырыгыз да өстенә тулганчы спирт салыгыз. Шул төнәтмәне йоклар алдыннан аякларга сөртегез.

* * *

Йөрәк-кан тамырлары дистониясеннән нинди халык чаралары бар?
Алар күптөрле. Һәр кешегә үз организмына яраклысын сайлап алырга гына кирәк. Әйтик, түбәндәге үләннәр катнашмасын файдаланырга мөмкин. 75 грамм кандала үләненә (донник) 100 грамм камыр агачы (боярышник) чәчәге, 75 грамм сары умырзая үләне (адонис горицветный) салып болгатыгыз. Термоска бер чәй кашыгы шул үләннәр катнашмасын һәм 1 стакан кайнар су салып томалагыз. Шуны сөзеп, 50 миллиграммлап көнгә 4 тапкыр эчегез.

* * *

Хроник колиттан нинди үләннәр ярдәм итә?
Эч китү белән бәйләнешле хроник колитны түбәндәге үләннәр җыелмасы белән дәваларга мөмкин. 100 грамм зирек (ольха) тәлгәше бөресенә 100 грамм алтынбаш (золототысячник), 100 грамм ромашка чәчәге салып болгатыгыз.
Термоска өч аш кашыгы шул үләннәр катнашмасын һәм 3 стакан кайнар су салып, кичтән томалагыз. Сөзелгән төнәтмәне ашарга 30 минут кала, 150 шәр граммлап көнгә 4 тапкыр эчегез.

* * *

Йөрәк авыртудан берәр халык чарасы киңәш итегез әле.
Башлы кәбестәне бик вак итеп турагыз. Өч-дүрт аш кашыгы шул вакланган кәбестәгә 1 стакан су салып, 15 минут кайнатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы җылы килеш ашагыз.
Тоз кушарга һич тә ярамый! Бу катнашманы 10-14 көн дәвамында ашарга кирәк.

* * *

Сидектәге аксымны нәрсә белән бетереп була?
Сидектәге аксымны балан ашап киметергә мөмкин. Моның өчен баланга бермә-бер күләмдә шикәр комы салып изгәләгез. Шуны берәр аш кашыклап, һәр ризык кабул итүдән соң көнгә 3 тапкыр ашагыз.

* * *

Ашказанының түбән кислоталылыгын ничек нормальләштерергә?
Түбәндәге үләннәр төнәтмәсен эчеп, кислоталылыкны күтәртеп була. Әмма аны дәвамлы кулланырга кирәк. Ул болай ясала: 100 грамм ромашка чәчәгенә 50 грамм ачы әрем һәм 100 грамм сары мәтрүшкә кушып болгатыгыз. Аннары 2 аш кашыгы шул үләннәр катнашмасына 2 стакан кайнар су салып, кичтән термоста томалагыз. Иртән төнәтмәне сөзеп, 4 тигез өлешкә бүлегез һәм ашарга 30 минут кала эчегез.

* * *

Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Кайбер бик гади генә дару үләне дә төрле кешегә төрлечә йогынты ясарга һәм түбәндәге рецептлар һәркемгә ярамаска да мөмкин. Шунлыктан дәвалану өчен билгеле бер рецепт сайлап алгач, уз табибың белән киңәшергә кирәк. Шул үлән белән дәвалану курсы аның күзәтүе астында узарга тиеш.

http://arskmedia.ru/2017/06/12/dava-ayak-astyinda/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев