21 февраль 2018 яңалыклары
-
Татарстанда 10 район сөт җитештерү буенча “кара исемлек”тә
Республикада сөт җитештерү буенча артта сөйрәлүче районнар билгеле. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хәбәр итте. "Бүген кызганычка, шактый гына районнарда, сөт җитештерү узган елга караганда ким. Узган ел сөтне азрак җитештерә торган 4 кенә район бар иде. Быел болар 10ау, - ди министр урынбасары....
-
Дәва- аяк астында
Кандагы холестеринны ничек киметергә? Менә мондый үләннәр җыелмасы белән дәваланып карагыз. 100 грамм гөлҗимешкә 100 грамм ак чыпчык җилеме (омела) кушып болгатыгыз. Ике аш кашыгы шул үләннәр катнашмасын термоска салыгыз да, 2 стакан кайнар су өстәп, төнгә томалап калдырыгыз. Иртән төнәтмәне сөзеп, ашарга 30 минут кала, көнгә 4 тапкыр 100...
-
Инсульт белән инфаркт хәйләкәр, тик аларны да хәйләләргә була
Йөрәк-кан тамыры авыруларының никадәр куркыныч икәнлеген аңлату өчен бер җөмлә җитә: мондый чирләр - үлемгә китереп җиткерә торган иң төп сәбәп, башка бер генә сәбәптән дә дөньяда аның кадәр күп кеше үлми. Дөрес, соңгы вакытта бөтен дөнья буенча да, аерым алганда Татарстанда да йөрәк-кан тамыры чирләрен киметү, аларны булдырмый калу...
-
Парковкалар белән бәйле яңа юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен — 100 меңгә кадәр штраф
Татарстан автомобилистларыннан, машиналарын газон, яки балалар мәйданчыкларында калдырганнары өчен, кабат штраф түләтәчәкләр. 20 февральдә бу кагыйдәләрне Татарстан депутатлары Дәүләт советы кабул итте. Штрафны шәһәр администрациясе чиновниклары яза алачак. Кагыйдә бозу түбәндегеләргә карый: - газон, - балалар мәйданчыклары, - спорт мәйданчыклары, - йорт хайваннарын йөртә торган мәйданчыклар, - йорт янында урнашкан...
-
Чистайда яшәүче гаилә ис тиеп агуланган
Кичә Чистай районы Чистай Выселкасы авылында 1959 елгы ир-ат һәм аның 1981 елгы үги улы ис тиеп агуланып үлгән. Йорт хуҗасының хатыны авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра. Йорт хуҗасы агуланганчы күпмедер вакыт алданрак, өйдәге температураны арттыру максатыннан,...
-
Тәрбиягә 7 бала алган Гыйльфановлар: “Алла боерса, моның белән туктарга исәп юк”
Балаларым - йөрәк парәләрем... Әлки районы Юхмачы авылында яшәүче Гыйльфановлар, үзләренең ике улларыннан тыш, тагын җиде балага ата-ана назы бүләк иткән. "Барысына да Громовлар сәбәпче" Ләйлә ханым тумышы белән Әлки районы Югары Әлморза авылыннан, үзенә 47 яшь. Гаилә башлыгы Рифкать абыйга 55 яшь. Гыйльфановларның гаилә корып яши башлауларына 29 ел....
-
Рамазановлар "дөбер-шатыр" килеп нишли? (ФОТО)
инира һәм Ризат Рамазановлар дөрес туклануга күчкән. Җырлы гаилә хәзер кичке алтыдан соң ашамый һәм боткаларга өстенлек бирә икән. «Гастроль тормышы үзен сиздерә. Бераз сәламәтлеккә игътибар биреп алырга булдык», - диләр алар. Ризат фитнеска да йөри башлаган, дип яза tmtv-online. Күп эстрада йолдызларын спортка тарткан Әсхәт Дөбер-Шатырның укучылары арасында хәзер...
-
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында "Туган тел-иң якын тел" дип исемләнгән чара узды
Халыкара Туган тел көне- 21 февраль. 3нче номерлы балалар бакчасында бу көнне зурлар , мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре, балалар белән берлектә "Туган тел- иң якын тел" дип исемләнгән матур бәйрәм үткәрделәр. Бу бәйрәмдә Халыкара туган тел көнен үткәрү кайдан һәм кайчан килеп чыкканлыгы турында мәгълүматлар, туган тел турында...
-
Агрономнар тәҗрибә уртаклашты (ФОТО)
Бүген "Игенче" базасында язгы чәчү алдыннан һәм аның барышында башкарыла торган эшләр буенча укулар үткәрелде. Биредә районыбыз хуҗалыкларыннан җитәкчеләр һәм агрономнар катнашты. Әлеге семинар укуларда Казаннан һәм Мәскәүдән килгән кунаклар чыгыш ясады.Чыннан да әлеге укуларда белгечләребез өчен бик саллы гына файдалы мәгълүматлар бирелде. Чыгышларда орлыкларның төрләре, үсемлекләрне тукландыру буенча белешмәләр...
-
21 февраль көнне район мәдәният йортында медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды
21 февраль көнне район мәдәният йортында 2016 елга нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү максатыннан медицина хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә барышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Илсур Галиуллин, муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин. Киңәшмәдә ни турында сүз барды, нинди тәкъдимнәр яңгырады, бу турыда сез "Теләче" газетасы битләреннән күбрәк...
-
Шәһәрдә яңа төр камера: «зебра»да юл бирмәсәң, штраф көт
Казанда «зебра»да җәяу йөрүчеләргә юл бирмәгән машина йөртүчеләрен фото- һәм видеога төшерүче камера куелды. //mail.ru// Камера КГЭУ каршындага Декабристлар һәм Вахитов урамнары чатында урнашкан. Әлеге вакытта камера тест режимында эшли, шуңа күрә штрафларны вакытлыча язмый. Тест режимын үтүгә, камера тулаем эшли башлаячак. Госавтоинспекция әлегә төгәл датаны әйтә алмый. Чыганак: Татар...
-
21 февраль — Халыкара туган тел көне
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче...
-
Алинә Заһитова Олимпиадада дөнья рекорды куйды
Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Бу турыда RT хәбәр итте. Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды. Евгения Медведева 81,61 балл алган иде. Моңа кадәр Заһитова ирекле программада беренче булды. Аның бу...
-
1 апрельдән пенсия 3 процентка кадәр артачак
Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң 13 410 һәм 13 556 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Российская...