Ильяс Халиков тормышында яңа борылыш
Дини җырлар, мөнәҗәтләр башкару белән танылган җырчы Ильяс Халиков яңа вазифага керешкән. Менә инде ике айга якын ул Лаеш район үзәгендә урнашкан спорт мәктәбен җитәкли. Бу турыда җырчы "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сөйләде: - Өйдән эшкә кадәр бер 40 минутлап барасы. Эш машинасын бирделәр. Яңа эшем бик ошый. Күпләр белә, Ильяс Халиков...
Дини җырлар, мөнәҗәтләр башкару белән танылган җырчы Ильяс Халиков яңа вазифага керешкән. Менә инде ике айга якын ул Лаеш район үзәгендә урнашкан спорт мәктәбен җитәкли. Бу турыда җырчы "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сөйләде:
- Корбан чалу, сарыклар юнәтү абыйлар белән уртак сезонлы эш, - дип сөйләде безгә Ильяс, - Шулай ук җыр, сәхнә белән генә дә көн күреп булмый. Шуңа күрә спорт мәктәбен җитәкләү эшенә бик теләп алындым.Ильяс Халиковның сәхнә тормышына килгәндә, соңгы вакытларда аны театральләшкән дини тамашаларын Республикада гына түгел, Россия күләмендә дә күрергә мөмкин иде. Ул дини җыр-мөнәҗәтләрне театральләштерелгән спектакль буларак халыкка күрсәтүче буларак та танылды.http://matbugat.ru/news/?id=21880
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев